Каратун – иң күп китап укучы мәктәп
Дөньякүләм #әдәбимарафон кысаларында «Иң күп китап укучы мәктәп» исеменә лаек булган Каратун мәктәбенең 40тан артык укучысы, укытучылар чираттагы марафонда катнашты.
(21 декабрь, “Апастово-информ”).
Китап, матур әдәбиятны сөючеләр финалга узды һәм башкалада бүләкләү тантанасында бүләкләнде.
“Мәктәбебездә әдәбиятка, китапка гашыйк укучыларның күплеге - сөенечле күренеш. Балалар әлеге матур чараларда катнашу мөмкинлеге биргән оештыручыларга, җитәкчеләренә рәхмәт”, - ди укытучы, үзе дә #әдәбимарафонның беренче көненнән үк катнашып килүче Сәвия Тимершина.
#әдәбимарафон бүләкләү тантанасында Каратун мәктәбендә эшләп килүче, Раилә Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Хыял” бию төркеме чыгышларын да күрсәтте.
Укучылар язучылар белән аралашып, алар белән якыннан танышып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев