Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратун җирле депутатлары балаларны сөендерде

Депутатлар Каратун авыл җирлегендә яшәүче, әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләште.

(22 декабрь, “Апастово-информ”).


Яңа ел – сихри вакыт. Күңел ниндидер могҗиза көтә. Бәйрәмне аеруча балалар бик көтеп каршы ала. Яңа ел бәйрәме уңаеннан, Каратун җирле депутатлары да балаларга шатлык өләшкән. Депутатлар Каратун, Свияжный, Заготзерно бистәләрендә, Морзалар авылында яшәүче, әтиләре махсус хәрби операциядә булган мәктәп яшендәге 11 балага Яңа ел күчтәнәчләре тапшырган.
“Сабыйларны шатландыру – изге һәм саваплы эш. Бүгенге көндә җирлегебездән 20 ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аларның мәктәп яшендәге 11 баласы бар. Без Каратун җирлеге депутатлары да үзара сөйләшеп, киңәшләштек тә, асыл ир-атларыбызның балаларын сөендерергә булдык. Күчтәнәчләр әзерләп, изге теләкләр аша балаларга тапшырып кайттык. Балалар бик шатланып кабул иттеләр, - дип хәбәр итте Каратун авыл җирлеге башлыгы, җирле депутат Радик Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев