Апаста хәрби хәрәкәтләр ветераннары изге эшкә кушылды
Бу юлы районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операциядә һәлак булучы егетләрнең гаиләләренә “Йолдыз” газетасына язылу бүләк итте.
(22 декабрь, “Апастово-информ”).
Районда хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең һәм аларның гаиләләренә рух күтәренкелеге өләшеп, аралашып яши. Алар егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар, егетләргә багышлап төрле чаралар уздыралар. Хәрби хәрәкәт ветераннары кабат изге эшкә кушылды. Бу юлы алар махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең гаиләләренә 2024нче елның беренче яртыеллыгына “Йолдыз” газетасына язылу бүләк иттеләр.
“Безне бердәмлек берләштерә. Без сугышчан дусларыбызны онытмыйбыз. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен дә җан атып яшибез. Яу кырын узган хәрбиләр буларак, егетләргә, алрның якыннарына көчле рух ныклыгы өләшәсебез килә. Без – бергә!”, - дип белдерде Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев