Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратун җирлеге өлкәннәре чәй табыны артында очрашты

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Каратун җирлегендә саф һавада бәйрәм чарасы узды.

(8 октябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бәйрәмне Каратунның “Сәфәр” мәчете мулласы Шәит хәзрәт Газизов изге догалары белән башлап җибәрде. Аннан өлкәннәр чәй табыны артында сыйланып, үзешчәннәр, мәктәп балалары тарафыннан әзерләнгән концерт карап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
“Кояш та өлкәннәр хөрмәтенә нурларын ничек мул итеп өләшә. Бәйрәмгә бик сөенеп килдек. Авыл Советы җирлегенә, балаларга, үзешчәннәргә безгә бәйрәм кәефе бүләк иткән өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Авырулар язмасын, илләр–көннәр тыныч булсын, Аллаһы Тәгаләнең барлык биргәненә шөкер итеп, куанып яшәсәк иде”, - дип теләде Каратун җирлегенең ветераннар Советы рәисе Венера Шиһабиева.
Каратун авыл җирлегендә өлкәннәр актив тормыш белән яшиләр. Төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар. Биредә “Мирас” клубы эшләп килә. Анда өлкәннәр бәйләү-чигү һәм башка төр кул эшләре белән шөгыльләнәләр, әдәби китаплар укыйлар. “Өммегөлсем” ансамбленә йөрүче өлкәннәр мәдәни чараларда, бәйге-фестивальләрдә чыгышлар ясыйлар. Җирлектә бер чара да өлкәннәрдән башка узмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев