Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун китапханәсендә әдәп-әхлак темасына багышланган районкүләм конференция узды

Конференциядә дәүләт органнары, җирле үзидарә, җәмәгатьчелек һәм дин әһелләренең халык арасында әдәп-әхлак тәрбияләүдә үзара эшчәнлеге турында сөйләштеләр.

(8 декабрь, “Апастово-информ”).


Конференция эшлекле шартларда узды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Фәнил Заһидуллин хокук саклау органнарының яшьләр һәм яшүсмерләр арасында әхлак тәрбиясенең роле, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева милли тәрбиянең тулы канлы шәхесләр формалаштыруда, әдәп-әхлак тәрбияләүдәге урыны, Апас урта мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Хикмәтова экстремистик күренешләргә каршы профилактик чараларның әһәмияте, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев җәмгыятьтә толерантлы шәхес формалаштыруда диннең роле, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина җәмәгать оешмаларының бурычы – буыннар арасындагы бердәмлек булдыру, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев җирле үзидарә, җәмәгатьчелек һәм дин әһелләре белән берлектә тискәре күренешләрне булдырмауда үзара эшчәнлек, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев мәдәният учакларының дин әһелләре белән үзара эшчәнлеге, “Йолдыз” газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева массакүләм информация чараларының җәмгыятьтә кешеләрнең үзара аңлашып, хөрмәт итеп яшәүләренә йогынтысы турында чыгышлар ясадылар. Һәр чыгышта буыннар арасында тыгыз элемтә булдыруда, профилактик чараларны арттыруда киң җәмәгатьчелекнең бердәм булып эшләргә кирәклеге ассызыкланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев