Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратун кызы Алия Нәфыйкова “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең йомгаклау концертында катнашты

Казанда узган Йолдызлык" ("Созвездие") - 2015 ачык республика телевизион яшьләр эстрадасы сәнгате юбилей фестиваленең сайлап алу турларында безнең районыбызның яшь талантлары да катнашты. Каратун мәктәбе укучысы Алия Нәфыйкова "конферанс" номинациясендә барлык турларда да уңышлы чыгыш ясап, 17 апрель көнне "Уникс"та йомгаклау концертында чыгыш ясады. Аңа махсус бүләк тә тапшырылды. Алиянең...

Казанда узган Йолдызлык" ("Созвездие") - 2015 ачык республика телевизион яшьләр эстрадасы сәнгате юбилей фестиваленең сайлап алу турларында безнең районыбызның яшь талантлары да катнашты. Каратун мәктәбе укучысы Алия Нәфыйкова "конферанс" номинациясендә барлык турларда да уңышлы чыгыш ясап, 17 апрель көнне "Уникс"та йомгаклау концертында чыгыш ясады. Аңа махсус бүләк тә тапшырылды. Алиянең бу көннәрдә күңеле шатлык белән тулы. Ул дусларына, классташларына кичерешләре, тәэсирләре хакында сөйли һәм барыннан да бигрәк җитәкчесе Сәвия Тимершинага олы рәхмәтен җиткерә. Без дә Алияне зур уңышы белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев