Каратун мәдәният йортында кисәтү чарасы үтте
Апаста “Россия балалары” ведомствоара профилактик операциясе кысаларында, наркоманиягә һәм башка яман гадәтләргә каршы юнәлтелгән чара узды.
(12 апрель, "Апастово-информ").
Әлеге чарага Каратун урта мәктәбе укучылары чакырылган иде.
Каратун мәдәният йортында узган кисәтү чарасында район прокуроры Зөфәр Абитов, район үзәк хастаханәсе профилактика кабинеты җитәкчесе Гөлгенә Сафиуллина, район балигъ булмаган балалар комиссиясе сәркатибе Гөлнара Маликова, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү өлкән инспекторы Рания Сибгатуллина катнашты.
"Россия балалары” операциясе - балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтүгә һәм балигъ булмаганнарны наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле чаралар өчен җинаятьчелеккә тарту очракларын ачыклауга юнәлдерелгән.
Укучылар өч төркемгә бүленеп белемнәрен сынады, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашты.
Алар чыгышлар тыңлады, видеороликлар карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев