Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәдәният йортында “Минем клубым тарихы” дип исемләнгән кичә узды

Тарихи кичә Пушкин картасы кысаларында оештырылды һәм Гаилә елына багышланды.

(26 февраль, “Апастово-информ”).


Каратун мәдәният йортына бүгенге көндә 23 ел. Аңа кадәр Заготзерно клубы эшләгән. Ул 1960 елда ачыла. Искергән клуб бинасы урынына 2000 елда яңа бина төзелә. Кичәдә 60 еллык тарихы булган клуб турында истәлекләр барланды.
“Узган ел клубның тарихын чагылдырып, махсус альбом төзегән идек. Әлеге кичә нәкъ менә шул альбомны презентацияләү рәвешендә барды. Биредә бар гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, төрле елларда клубта эшләгән өлкәннәр, бүгенге көндә мәрхүм булган ветераннарның балалары, оныклары чакырылды. Алар сәхнәгә менеп, хатирәләре белән уртаклаштылар, кызыклы да, моңсу да булган вакыйгаларны искә алдылар. Һәр килгән кунагыбыз үзенең бер матур чыгышын бүләк итте. 60 еллык клуб тарихы фото һәм видеолар аша да тәкъдим ителде. Җыр-биюләр, мөнәҗәтләр, истәлекләр белән үрелеп барган кичә өч сәгатькә сузылса да, бер мизгелдәй тоелды. Күңелләрне эреткән, җылы кичәдән халык тиз генә тараласы да килмәде”, - дип хәбәр итте Каратун мәдәният йорты мөдире Гөлназ Насыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев