Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәктәбе укучылары Әлифба белән саубуллашты

Каратун урта мәктәбенең 1 А һәм 1 Б классы укучылары өчен тәүге белемнәрен сынар чак җитте.

(18 февраль, "Апастово-информ").


Алар Әлифба һәм Азбука китаплары белән саубуллаштылар.

Белем йортында бу уңайдан чара оештырылды. Укучылар шигырьлэр сөйлэде, җырлады, биеде. Белемнәрен дә сынады.
Кунакка дип Азбука һәм Әлифба китаплары үзләре дә "килде".
Ахырдан һәр балага Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Эчтәлекле балачак бәйрәмен әти-әниләр дә тамаша кылды. Алар балаларның беренче укытучылары Елена Сәлаховага һәм Ләйлә Зәйнетдиновага рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев