Каратун мәктәбе укучылары канатлы дусларны сыйлый
Каратун мәктәбенең 4А классы укучылары кошлар өчен җимлекләр ясаган.
(27 декабрь, “Апастово-информ”).
Укучылар үзләре ясаган җимлекләргә азыклар салып кошларны сыйлый. Аларны күзәтергә ярата.
“Кыш көне җылы якка китмәгән кошларга безнең ярдәм кирәк. Аларга азык табу авырлаша. Без бик теләп ярдәм итәбез”, - диләр укучылар.
Изге эшкә без дә кушылыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев