Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәктәбе 30 еллык юбилеен бәйрәм итте

Моннан 30 ел элек тәүге тапкыр ишекләрен ачкан Каратун мәктәбе барлык укучыларын, укытучыларын үзенә җыйды.

Төрле елларда эшләп чыккан өлкән җитәкчеләр, ветеран укытучылар, техник хезмәткәрләр, бу мәктәптә белем алган укучылар бәйрәмнең иң зур кунаклары булдылар. Биредә мәктәп ачылган елларда район мәгариф бүлеген җитәкләгән хөрмәтле мөгаллим Илгизәр Гыйльфанов, мәктәпнең беренче директоры Рәис Зиннәтуллин да катнашып, ул еллардагы истәлекләре белән уртаклашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Каратун мәктәбе коллективын олы бәйрәм белән тәбрик итеп, район башлыгы Равил Хисаметдиновның ихлас котлауларын җиткерде, бүләген тапшырды.
Каратун мәктәбендә беренче хезмәт юлын башлап, зур чыныгу үткән район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева ихлас тәбрикләүләрен юллап, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллинаның Рәхмәт хатын ирештерде.
Бүгенге көндә мәктәпне җитәкләүче яшь, тәҗрибәле җитәкче Илмас Фәхретдинов барлык кунакларны, укытучыларны, укучыларны истәлекле бәйрәм белән белән котлап, олы хөрмәтен белдерде. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова  коллективның хезмәтенә югары бәя биреп, киләчәктә уңышлар теләде.
Бәйрәм чарасы  укучыларның, мөгаллимнәрнең матур чыгышлары, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Җылы очрашу мул сыйлы табын артында дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев