Каратун мәктәбе кызы шигырь укучылар бәйгесендә
21 апрель көнне Казан шәһәрендә Актерлар йортында VII Халыкара Г. Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесе узды. Россиянең төрле төбәкләреннән, Кытай, Индонезия, Төркия, Таджикистан кебек илләрдән килгән конкурсантлар арасында Апас районы укучылары да көч сынашты. Каратун урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Җәләлетдинова Динараның (җит. Тимершина С.М.) чыгышы 3 урын белән...
21 апрель көнне Казан шәһәрендә Актерлар йортында VII Халыкара Г. Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесе узды. Россиянең төрле төбәкләреннән, Кытай, Индонезия, Төркия, Таджикистан кебек илләрдән килгән конкурсантлар арасында Апас районы укучылары да көч сынашты. Каратун урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Җәләлетдинова Динараның (җит. Тимершина С.М.) чыгышы 3 урын белән бәяләнде. Динарага әлеге матур бәйгенең гала-концерында катнашу бәхете елмайды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев