Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәктәбе укучылары мультфильм да төшерә белә

Каратун мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучылары Артур Хисамов белән Алинә Йосыпова Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм лидерлары арасында социаль проектлар конкурсында катнаштылар һәм җиңү яулап, мәктәп коллективына чираттагы танылу китерделәр. "Иң яхшы балалар инициативасы" исемле бу респубикакүләм конкурс Татарстан яшьләр эше һәм спорт, мәгариф министрлыклары канаты астында үтте. Татарстан...

Каратун мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучылары Артур Хисамов белән Алинә Йосыпова Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм лидерлары арасында социаль проектлар конкурсында катнаштылар һәм җиңү яулап, мәктәп коллективына чираттагы танылу китерделәр. "Иң яхшы балалар инициативасы" исемле бу респубикакүләм конкурс Татарстан яшьләр эше һәм спорт, мәгариф министрлыклары канаты астында үтте. Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советына барлыгы 500 гә якын иҗади эш-социаль проектлар тапшырылган. Артур белән Алинә бу конкурска үзләре ясаган курчаклар кулланып, анимация-мультфильм рәвешендә төшерелгән видеоролик ясап җибәргәннәр. Аларга бу бик четрекле эштә укытучылары Гөлчәчәк Мәүлетова һәм сыйныфташлары да булышкан. Проект эше жюри тарафыннан бик уңышы дип табылган һәм конкурсантлар 3-8 мең сумлык акчалата Грантлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев