Каратун мәктәбе укучылары өчен Белем көне истәлекле булды
1нче сентябрь иртәсендә Каратун мәктәбе аллы-гөлле чәчәкләргә, балаларның шат авазларына күмелде.
Быел аларны матур “калай күлмәк“ кигән мәктәп бинасы каршылады. Биредә Яңа уку елын 213 бала башлап җибәрде. 29 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, 17 укучы 9 сыйныфка, 14 укучы 11 сыйныфка килде.
Белем көне тантаналы шартларды узды. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыбадуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев