Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратун мәктәбе укучылары роботлар ясый белә

Каратун мәктәбе Россия Президенты игълан иткән “Мәгариф“ милли проектында катнашты. Мәктәп директоры Илмаз Фәхретдинов һәм укытучылар Казанда Иннополиста Һәм Мәскәүдә шушы милли проект буенча укуларда сайлап алу комисиясенең аерым игътибарына һәм югары бәягә лаек булды. Россиякүләм Грантлар Каратун белән бергә Татарстанның тагын 96 мәктәбенә бирелде.

Бу уку елы башында милли проект, Грант алу шартлары нигезендә Каратун мәктәбенә 1 миллион 700 мең сумлык инновацион, иң заманча электрон һәм башка җиһазлар кайтарылды, кулланышка кертелде. Быел капиталь ремонтланган мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары да бүген иркенләп санлы электроника-технология серләрен яхшы белә, төрле роботлар җыя, аларны өйрәтә, махсус принтерда үзләре төзегән программалар буенча детальләр ясый. Тормыш куркынычсызлыгы дәресендә төрле макетларда беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнә. Мәктәптә хәзер шахмат өстәлләренә һәр тәнәфестә уйнар өчен укучылар чираты төзелә, дәрестән соң да бу бүлмәдә турнирлар оештырыла. Технология кабинетлары да иң заманча жиһазлар, инструментлар белән тулыланды-балалар хәзер теләсә нинди ярминкә-күргәзмәләргә куярлык кул эшләре ясау мөмкинлегенә ия

Бүген биредә төрле сыйныфларда ачык дәресләр үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты.

-Мөмкинлекләрегез чиксез, сездә районкүләм мастер-класслар үткәрерлек сәләтле укучылар, укытучылар барлыгына инандык. Район мәгариф бүлеге белән бергәләп бу хакта уйлап, максатчан эш программасы булдырылачак,-диде ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев