Каратун мәктәбе укучылары яңа ахшанәдә тәмле ашлар белән сыйлана
Каратун мәктәбендә яңа уку елын 210 бала башлап җибәрде.
(17 сентябрь, “Апастово-информ“).
Укучыларны яңартылган мәктәп каршы алды. Ашханәдә дә шартлар бик күпкә үзгәргән.
“Укучылар кайнар һәм тәмле ашлар белән туклана. Башлангыч класс укучылары яңа уку елыннан бушлай ашый башлады. Ашханәдәге үзгәрешләрне укучылар да, хезмәткәрләр дә тиз сизеп алды“, – ди Каратун мәктәбе директоры Илмас Фәхретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев