Каратун мәктәбе укучыларын танымаслык булып каршы алды
Каратун мәктәбендә яңа уку елын 210 бала башлап җибәрде. 20 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.
(1 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Быел мәктәп зур үзгәрешләр кичерде. Балалар да, укытучылар да заманча, матур, уңайлы мәктәптә уку елын шатланып каршы алдылар.
–Җәйләрне исән-имин үткәреп, тулы состав белән мәктәпкә җыелдык. Яңартылган мәктәбебез танымаслык булып үзгәрде. Матур бинада матур итеп эшләргә язсын, нәтиҗәле, уңышлы еллар килсен, – диде мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов.
Белем бәйрәмендә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов катнашты.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгының котлауларын ирештерде һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев