Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәктәбендә “Өлгер кызлар” бизнес-компаниясе эшләп килә икән

Әлеге компания татар хатын-кызлары өчен калфаклар, алъяпкыч, ашъяулыклар һәм башка кирәк-яраклар тегү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, боларның барысы да татар милли бизәкләре ярдәмендә эшләнә. - Әлеге идея бездә күптән яшәп килсә дә, ныклап торып эшләп китәргә мөмкинлекләр булмады. Бүгенге көндә мәктәбебезгә, грант отканнан соң, тегү машиналары кайтартылды һәм без җиң сызганып...

Әлеге компания татар хатын-кызлары өчен калфаклар, алъяпкыч, ашъяулыклар һәм башка кирәк-яраклар тегү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, боларның барысы да татар милли бизәкләре ярдәмендә эшләнә.

- Әлеге идея бездә күптән яшәп килсә дә, ныклап торып эшләп китәргә мөмкинлекләр булмады. Бүгенге көндә мәктәбебезгә, грант отканнан соң, тегү машиналары кайтартылды һәм без җиң сызганып эшкә керештек. Бизәкләрне үзебез уйлап табабыз, яңа идеяләр белән янып яшибез. Күптән түгел Казан шәһәрендә узган хәйрия ярминкәсендә катнашып, сатудан кергән акчаны бер авыру бала фондына күчердек, калфакларга заказлар да алып кайттык. Мәктәптә генә түгел, район-республика күләмендә узган һәр чарада кызларыбыз милли бизәкләр төшкән калфаклар киеп чыгыш ясый. Калфак кызларның матурлыгын ачып бирә, аларны тагын да сөйкемлерәк итә дип саныйм,- ди компания җитәкчесе Гөлчәчәк Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев