Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратун мәктәбендә ЮХИДИ хезмәткәрләре

Һәр ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан мәктәпләрдә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында чаралар уза. Каратун мәктәбе укучылары да бу акциядә актив катнаштылар. Иң элек Зөлфия Гайнетдинова җитәкчелегендә 4 сыйныф укучылары үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр,...

Һәр ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан мәктәпләрдә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында чаралар уза. Каратун мәктәбе укучылары да бу акциядә актив катнаштылар. Иң элек Зөлфия Гайнетдинова җитәкчелегендә 4 сыйныф укучылары үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, темага багышланган видеосюжет карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Аннан бу чара өлкән сыйныфлар белән дәвам итте. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Румбик Гәрәев, инспектор Марат Хөснетдинов чыгышлары да бик үтемле булды. Укучылар үз теләкләрен кәгазьгә язып зур яшел шарга ябыштырдылар. Мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов, урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова юл иминлеге турында кабат искәрттеләр.

Тулырак язма газетада.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев