Каратун өлкәннәре башкалада кунак булды
Алар Казан шәһәрендә Кремль, музейлар белән хозурландылар һәм спектакль карадылар.
(4 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Каратун мәдәният йорты кызлары мәдәният өлкәсендә актив өлкәннәр өчен башкалага сәяхәт оештырдылар.
“Каратунда җыр-моңга гашыйк өлкәннәребез бик күп. Алар һәрбер чарада актив катнашалар. Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният өлкәсендә актив апаларны Казан шәһәренә алып бардык”, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Нәсыйхова.
Апалар матур җирләрне күреп, аралашып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
“Бергә җыелышып башкалага барып кайту бик күңелле булды. Кремльдә булдык, музейларга кердек. Кич К.Тинчурин театрында спектакль карадык. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!”, - диде Лилия апа Гыймадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев