Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун станциясеннән Кафия әби Нәбиуллина “Рәхәт тормышта яшим”

Бүгенге көндә Апаста газиз кызы янәшәсендә яшәүче акъәби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(13 апрель, “Апастово-информ”).


Кафия әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, Каратун җирлек башлыгы Радик Исмәгыйлев иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Кафия әби кече яшьтән колхоз эшендә чыныгып үскән, аннан соң озак еллар Каратун ашлык кабул итү пунктында хезмәт иткән.
“Гомерем хезмәт белән узды, колхозда атлар да җиктем, икмәк тә ташыдым, көлтәләр дә бәйләдем. Аннан соң озак еллар ашлык кабул итү пунктында склад мөдире булдым”, - дип сөйли үзе.
Кафия әби бүгенге көндә бердәнбер кызы Зөһрә апа белән гомер итә. Имин-мул тормышына сөенеп, оныкларының игелекләрен тоеп яши ул.
“Дәү әниемә бер дә 95 яшь бирерлек түгел әле. Олылар белән олыларча, яшьләр белән яшьләрчә аралаша ул. Зиһене дә бик нык, күзе дә күрә, үз-үзен карый ала. Телевизордан яңалыклар белән дә танышып бара, әнием белән чөкердәшеп берничә йөз пилмәннәр дә ясаша. Бакча эшләрендә дә ярдәм итәргә омтыла, догаларыннан да калмый. Без аның белән чиксез горурланабыз”, - ди оныгы Лилия.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев