Каратун тимер юл кичүенә видеокамера куелды
Каратун тимер юл кичүенә 3 көн элек ике яклап барлыгы 4 видеокамера куелды һәм махсус элемтә челтәренә ялганды. Алар светофорда тукталу сызыгына басу, тизлек режимын сакламау, саклагыч каешларны эләктермәү, рульдә килеш телефоннан сөйләшү һәм башка гамәлләрне ерактан ук теркәп, бу факт-видеофотосүрәтне турыдын-туры эфир режимында Казанга ЮХИДИ махсус үзәгенә тапшырып барырга...
Каратун тимер юл кичүенә 3 көн элек ике яклап барлыгы 4 видеокамера куелды һәм махсус элемтә челтәренә ялганды.
Алар светофорда тукталу сызыгына басу, тизлек режимын сакламау, саклагыч каешларны эләктермәү, рульдә килеш телефоннан сөйләшү һәм башка гамәлләрне ерактан ук теркәп, бу факт-видеофотосүрәтне турыдын-туры эфир режимында Казанга ЮХИДИ махсус үзәгенә тапшырып барырга сәләтле. Хәзерге Закон нигезендә тизлек режимы сакламаучыларга, светофор, "Стоп" юл билгесе каршында туктамаучыларга, поездга юл бирмәүче һәм башка таләп-кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар бик җитди.
Шундый ук аппаратураны район территориясендәге калган тимер юл кичүләренә дә куеп чыгачаклар.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев