Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун урта мәктәбе кошчыкларын олы тормыш юлына очырды

Биредә чыгарылыш класслар өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

(25 нче май, “Апастово-информ”).
Әлеге шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да булган чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты һәм район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлау сүзләрен ирештерде.
Мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов мәктәп коллективына, укучыларга изге теләкләрен ирештерде. Ел әйләнәсе актив булган укучыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, район мәгариф бүлеге белгече Ләйлә Әхмәтҗанова, “Алдынгылар хәрәкәте”нең районара кураторы Румия Идрисова, Каратун мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Нәсыйхова бәйрәм белән кайнар котлап, актив укучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар.
Бәйрәм укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев