Каратун урта мәктәбе укучысы “Иҗади егет” исеменә лаек булды
Каратун урта мәктәбе укучысы Назыйр Вәлиев “Татар егете-2023” төбәкара яшьләр проектының финалына үтте һәм Чаллы шәһәрендә финал ярышында катнашты.
(27 март, “Апастово-информ”).
Әлеге зур җиңүгә ирешү өчен финалист егетләргә барысы 8 сынау үтәргә кирәк булган.
“Һәрчак янәшәмдә булып, ярдәм иткән җитәкчемә бик зур рәхмәт””, - ди Назыйр үзе. Ә җитәкчесе Сәвия Тимуршина егет турында “Назыйр – чын татар егете! Акыллы, тырыш, максатчан!”, - дип бәяли.
Назыйрга бәйгегә әзерләнергә шулай ук сыйныфташлары да ярдәм иткән.
Бу хакта Каратун урта мәктәбенең социаль челтәрләр битендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев