Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун халкы бик теләп изге эшкә кушылды

Алар 100 меңнән артык акча һәм әйберләр җыеп тапшырдылар.

(17 нче октябрь, “Апастово-информ”).



Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган егетләргә гуманитар ярдәм җыю эшенә барлык райондашлар белән бергә Каратун җирлеге халкы да кушылды. Каратун мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Нәсыйхова группалар аша хәбәр бирде. Шул ук группаларда һәрбер килгән сумманы, исем фамилиясен күрсәтеп барды.


“Каратун, Свияжный, Ашлык кабул итү пункты бистәләре, Морзалар авылы халкы гуманитар ярдәм җыюга бик теләп кушылды. Без күбрәк акчалата җыйдык. Китерә алмаганнарның өйләренә барып алдым. Коллективлар, мәчетләр кушылды. Свияжный бистәсе мәчетеннән 10 мең, Заготзернода яшәүче Наил абый 5 мең бирде. “Гөлчәчәк” балалар бакчасы коллектив белән җыелдылар. Әйберләтә алып килүчеләр дә булды. Суфия апа 3 литр бал алып килде. Ринат белән Гөлнара Гәрәевлар җылы киемнәр бирделәр. Мин барысын да “Алга” клубына илтеп тапшырдым. Барлык җирлек халкына олы рәхмәтемне ирештерәм. Ил-көннәребез тыныч булсын! Ир-егетләребез исән-сау кайтсыннар иде”, - диде Гөлназ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев