Каратун халкы изге эшкә тотынды
Мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү оештырылган.
(5 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Мәдәният, китапханә, төрле оешма хезмәткәрләре, өлкән буын волонтерлары бик теләп кушылды бу эшкә.
“Шушындый зур эшне үзебезгә йөкләп алдык. Группаларга волонтерлар җыябыз дип, вакытын әйтеп язуга халык бик теләп кушылды. Кич белән бергә җыелышабыз. Дөнья хәлләрен сөйләшеп, җырлашып эшлибез. Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев сетка беркетү җайланмасын ясап бирде. Бик тә уңайлы. Килгән апаларга зур рәхмәт!”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Нәсыйхова.
Биредә өлкәннәргә яшьләр дә кушылган. Эштән кайткач вакытларын җайлап килгәннәр.
“Бүгенге көндә безнең кыю ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында көрәшә. Аларга нинди ярдәм кирәк булса без рәхәтләнеп ярдәм итәргә тырышабыз. Маскировка челтәрләрен үрү эшенә дә керешеп киттек. Берничә кеше үлчәп кисеп тора, берничәсе шул ленталарны бәйләп бара. Егетләребез исән-сау булсыннар иде, дөньялар тынычлансын иде дигән теләк белән эшлибез”, - дигән теләкләре белән уртаклашты Венера апа Шигабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев