Каратун юлында транспорт һәлакәте
Апас-Каратун юлында ике машина катнашында транспорт һәлакәте теркәлде.
(8 ноябрь, “Апастово-информ“).
ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзләренчә, “Шкода Октавия“ машинасы үзәк юлдан килүче “14“легә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, үзе юл читенә төшеп киткән. Ике машинага да сизелерлек зыян килгән. Транспортчылар исән-сау. Матди чыгымнар таләп ителә.
“Юлларда кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрсәгез, игътибарлы булсагыз иде. Көз көне иртә-кич булган караңгылык, пычрак, тайгак юллар икеләтә игътибар таләп итә“, – диләр юл сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев