Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратунда яшәүче Заһит абый Гафаровка 90 яшь тулды

Аңа район башлыгының Котлау хаты тапшырылды

(9 февраль, “Апастово-информ”).


Заһит абый Гафаров бүгенге көндә бер ялгызы яши. Шулай да ул боекмаска тырыша. Бердәнбер улы, оныклары кайтып, бабайның хәлен белешеп, кайгыртып торалар.Туганнары да ташламый. Олы яшьтә булуына карамастан, ашарына да үзе пешерә, үз-үзен йөртеп, яшьлек елларын искә алып, гомер итә.
Заһит абый һөнәре буенча радист булса да, бу өлкәдә дүрт ел гына эшләгән. Аның күңеле җир эшенә тарткан. Озак еллар тракторчы, комбайнчы булып кырлар иңләгән ул.
“Бик матур гомер иттем. Тормыш иптәшем Фәимә белән 63 ел тигез, тату яшәдек. Мин ут булсам, ул су иде. Ачуланышкан вакытларны бик тиз җайлап җибәрә белде. Бик акыллы, эшчән, тормыш җанлы булды. Бер ир бала тәрбияләп үстердек. Инде менә оныкларым өчен сөенеп яшим. Тормыш иптәшем ике ел элек авырып, бакыйлыкка күчте”, - дип сөйли Заһит абый.
Юбилярны район башлыгы исеменнән район Советы аппарат җитәкчесе Ринат Гыйльфанов котлады. Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев изге теләкләрен ирештереп җылы юрган бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев