Каратунда кабат шәһәр ара поезд йөри башлады
Әлеге поезд Каратунга Буа ягыннан 9.00 сәгатьтә килеп туктый һәм Казанга юнәлә. Кичке якта Казаннан килеп, Каратунда тукталыш ясый һәм кире Буага китә.
“Вагоннары чиста, пөхтә, иркен, якты. Хәзерге вакытта платформаны ремонтлау эшләре бара. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә махсус йөрү урыны да булачак. Тукталыш урыны яңартыла. Платформа өстенә асфальт җәю планлаштырылган”, - дип хәбәр итә Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев