Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратунда Мәүлид ашы узды

Каратун станциясендә районда иң беренчеләрдән булып 1994 елда төзелгән "Сәфәр" мәчетендә Мәүлид ашы уздырылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт катнашты һәм каратунлыларны район башлыгы исеменнән Мәүлид ае белән ихластан котлады. Районда динне торгызуда бик зур өлеше булган беренче мөхтәсиб, имам Азат хәзрәт...

Каратун станциясендә районда иң беренчеләрдән булып 1994 елда төзелгән "Сәфәр" мәчетендә Мәүлид ашы уздырылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт катнашты һәм каратунлыларны район башлыгы исеменнән Мәүлид ае белән ихластан котлады. Районда динне торгызуда бик зур өлеше булган беренче мөхтәсиб, имам Азат хәзрәт тә бик матур итеп чыгыш ясады. Барысы да бердәм булып, төрле вәгазьләр, мөнәҗәтләр, салаватлар укыдылар. Табын исә биредә яшәүче Каратун мөтәвәллияте халкы һөм киң күңелле мөселман кардәшләр, иганәчеләр ярдәме белән бик мул итеп корылган иде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев