Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунда Нәүрүз бәйрәме узды Мәдәният йорты каршындагы мәйдан кунакларын җыйды

.

Җирлектә бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан башланды. Мәдәният хезмәткәрләре йортларга кереп "Нәүрүз" әйтеп йөрделәр. Халык исә бик актив булып бүләкләрен бирделәр.


"Авылдашларыбыз биргән ярмалардан, иттән карга боткасы пешердек. Киләчәктә бу традицияне дәвам итәрбез",- диде Гөлназ Нәсыйхова.


Нәүрүзгә килгән авылдашларны, кунакларны авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, ветераннар Советы җитәкчесе Венера Шигабиева котладылар.


Бәйрәм җыр -моңнар белән үрелеп барды. Һәрбер килгән кеше тәмле коймак, кайнар чәй һәм карга боткасы белән сыйланды.

 

Милли һәм спорт уеннарында катнашучыларга буләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев