Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратунда почтаны талаганнар

Җинаятьче эзләнелә 14 ноябрьдә көндезге сәгать 12нче 20 минутта Каратун станциясендә урнашкан почта элемтәсе бүлегенә һөҗүм ясала. Билгесез зат бирегә кереп, агач таяк белән хезмәткәрне куркытып, янап, 40 мең 800 сум акчаны урлап чыгып китә. Җинаятьче 20-25 яшьләр тирәсендә, буе 170-175 см тирәсендә. Башына бәйләнгән кара шапка, өстенә кара спорт...

Җинаятьче эзләнелә


14 ноябрьдә көндезге сәгать 12нче 20 минутта Каратун станциясендә урнашкан почта элемтәсе бүлегенә һөҗүм ясала. Билгесез зат бирегә кереп, агач таяк белән хезмәткәрне куркытып, янап, 40 мең 800 сум акчаны урлап чыгып китә.
Җинаятьче 20-25 яшьләр тирәсендә, буе 170-175 см тирәсендә. Башына бәйләнгән кара шапка, өстенә кара спорт костюмы кигән. Кулында рюкзагы һәм аксыл төстәге юка курткасы була. Битендә мыеклары бар.
Әлеге билгеләре булган кешеләр очратсагыз, район эчке эшләр бүлегенә 8(84376)21-5-75 телефоны аша хәбәр итегез. 89178709191 кәрәзле телефон номеры буенча җинаятьләрне оператив эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән дә элемтәгә чыга аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев