Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратунда районара бокс турниры узды

Каратун урта мәктәбе базасында узган спорт чарасы Бөек Җиңү көненә һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган батырларыбызга багышланды.

(10 май, “Апастово-информ”). 
Турнирда Апас, Буа һәм Югары Ындырчы районнарыннан килгән барлыгы 30 яшь спортчы катнашты. Ярышлар бокс спорт төрен популярларштыру, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатларында узды. Барлык җиңүчеләр дә истәлекле бүләкләргә ия булды. 
“Нәтиҗәләр буенча райныбызның 7 яшь боксчысы - Азалия Хәйретдинова, Аскар Хәйретдинов, Данир Маннапов, Азат Алтынбаев, Әмир Алтынбаев, Фаиль Кәлимуллин, Альмир Гыймалаев үз үлчәү категорияләрендә беренчелекне алуга иреште. Ярышларга элеккеге шәкертем, Татарстан Республикасы буенча җиңүче булып танылган Ленар Насыйбуллин иганәчелек күрсәтте”, - дип хәбәр итте бокс тренеры Данис Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев