Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунда Сафеевлар гаиләсе бәйрәм бүләк итте

Каратунның Химия урамында узган бәйрәм олысын - кечесен җыйган.

(8 гыйнвар, "Апастово-информ").
Урамда узган Яңа ел бәйрәменә тирә-күрше урамда яшәүчеләр, хәтта якын тирә авылларда яшәүче ләр дә килгән.
"Балаларым оештырды. Киявем Рөстәм башлап йөрде. Кызым Айгөл, улым Фаил белән Гүзәлнең дә өлеше зур. Кыш бабай белән Кар кызы чакырдык. Балаларга Чыршы бәйрәме бүләк итәсе килде", ди Алсу апа Сафеева.
Катнашучылар бүләкләр алды, җырлаштылар, биештеләр. Сабан туена килгән кебек халык җыелды. Самавыр кайнап, кайнар коймак пешеп торды. Өстәлдә тәм-томнар урын алды.
Килгән һәр кеше рәхмәтле булып, кичкә кадәр күңел ачып таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев