Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунда янгын чыккан йортка һәм каралтыга ут төртелгән дип фаразлана

Фаҗига вакытында йорт хуҗасы Фрадия Шәрәфуллина өйдә булмый. Ул 3 көн элек Түбән Кама шәһәренә бертуган апасына кунакка китә.

(25 март, “Апастово-информ”). 
Районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итүенчә, 20 март көнне төнге 23 сәгать 17 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Каратунда гараж януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә бер түбә астында булган гараж, сарай, кош-корт каралтысына ут капкан була. Янгын сүндерүчеләр утны йөгәнләргә керешәләр. Янучы корылмага электр кертелгән булганлыктан, тиз арада электр автоматын сүндерергә кирәклеге ачыклана. Янгын сүндерүчеләр һәм электрчылар йорт ачкычын күршеләреннән сорап алып, өй эченә үтәләр. Шул вакытта алар шикле билгеләргә юлыгалар. Йортның бер тәрәзәсе ватылганлыгы, һәрбер тәрәзә төбендә аяк эзләре, өй эченә керә торган ишек янындагы тәрәзәнең дә ачык, тәрәзә төбе янчелгәнлеге, гөл савыты егылып төшкәннән соң кире урынына урнаштырылган булуы, ләкин туфраклары идәнгә чәчелеп калганлыгы күренә. Шулай ук тәрәзә пәрдәсе һәм гардина да идәндә, өй эченә төтен тулган, газ плитәсенең бер конфоркасы янып тора, ә аның өстендә чәйнек була. Газ хезмәте хезмәткәрләре тиз арада йортка килгән газүткәргечне өзәләр. Янгын сүндерүчеләр яңадан йортка кергәч, анда төтеннең тагын да артуын сизәләр һәм ябык бүлмәара ишек арасыннан төтен чыкканын күреп алалар. Бу вакытта караңгы бүлмә ялкынлап яна торган була. Бүлмә тәрәзәсез булганлыктан янгын тышкы яктан күренми. 
“Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз арада туктатуга ирешсә дә, йорт, анда булган җиһазлар, мөлкәт, сарай, гараж мизгел эчендә яраксыз хәлгә килә. Тикшерү эшләре барышында газ плитәсенең бер конфоркасының һәм духовкасының краны ачык калганлыгы да ачыклана. Тикшерүчеләр янгын ут төртү сәбәпле килеп чыккан дип фаразлыйлар. Хәзер тикшерү эшләре үткәрелә. Кеше мөлкәтенә кул сузган билгесез затның шәхесе ачыклана”, - дип белдерде янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев. 
Йорт хуҗасы Фрадия Шәрәфуллина янгын сүндерелгәч кенә кайтып керә. Шок хәлендә калган хуҗабикәгә медицина ярдәме күрсәтелә. Ул бүген дә үзе белән булган хәлгә ышанып бетә алмый. 
“Тормышта барысын да кичердем. Соңгы берничә ел эчендә газиз баламны, шушы тормышны бергәләп җиткергән иремне мәңгелек юлга озаттым. Сәламәтлегем дә нык какшады. Әле берничә ай элек аякларыма операция ясатырга мәҗбүр булдым. Бу дәрәҗәдәге авыр бәлагә дә юлыгырмын дип уйламаган идем. Гомер буе корган тормыш мизгел эчендә юкка чыкты бит. Үз-үземә урын таба алмыйм. Авыр хәсрәттән башымнан акылым чыкмаса ярар иде дип телим”, - ди ул. 
Фрадия Шәрәфуллинаның туганнарыннан, дусларыннан башка таяныр якын кешесе юк. Ул кайгысына битараф калмаган, күңелендә изгелек йөрткән райондашлардан да ярдәм сорый. 67 яшендә ялгызы, йорт-җирсез калган Фрадия Шәрәфуллина тирә-юньдә явыз, мәкерле уйлы затлардан тыш ярдәм кулы суза алырлык чын кешеләр булуына да бик нык ышана. Аны әлегә якын дуслары үзләренә сыендырганнар. Кайгыдан бераз арынгач, аның алдында ремонт ясау, иң кирәкле җиһазлар булдыру, тормышны яңадан торгызу бурычы тора. Ул зур матди чыгымнар сорый. 
Аны бу бәла алдында ялгыз калдырасы түгел иде бит. Бәлки райондашларыбыз арасында ярдәм кулы сузарга мөмкинлекләре булган кешеләр табылыр. Әйдәгез, ярдәмебезне кызганмыйк! 
Акчаны түбәндәге карта номерына күчерергә мөмкин. 
2202 2005 9410 2103 (Сбербанк) – Шарафуллина Фрадия Харисовна 
Телефон номеры:89179107116. Номер банк картасына бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев