Каратунда яшәүче Кафия әби Ил башлыгының котлауларын кабул итте
Каратунда яшәүче Кафия әби Шиһабиева 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова Кафия әбине тәбрик итеп, иң изге теләкләрен юлладылар.
Кафия әби яшьлегендә күп авырлыклар күргән, авыр хезмәтләрдә эшләгән. Бик яшьли тол калып, 3 баласын тормышка аяк бастырган. Бүген инде аның сәламәтлеге нык какшаган. Ул олы хасияттә, кызы Рузалия, кияве Равил тәрбиясендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев