Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунлылар Әлфис Гаязовның “Дөньясы шундый балакай, дөньясы” әсәрен сәхнәләштерде

Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Әйләнә, сәхнә, әйләнә” драма түгәрәге үзешчәннәре ике пәрдәле драма тәкъдим итте.

(14 декабрь, “Апастово-информ”).


Спектакль уйландырырлык та, гыйбрәт алырлык та булды. Тирән мәгънәле, эчтәлекле әсәрне һәркем үз йөрәге аша кабул итте. Спекталь куюда барлыгы 18 кеше катнашты, режиссеры – Ләйсән Садыйкова.
“Чыгышыбызны мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлегенә багышладык. Төп рольдә – инвалид бала, әсәрдә аның катлаулы язмышы чагыла. Баланың әнисе эчкече хатын. Биредә бүгенге көндә актуаль булган иң мөһим проблемалар яктыртылды. Спектакльнең ахырын хәерле итеп тәмамларга уйладык. Баланың хыялы тормышка аша, ул әтисе ярдәмендә аякка баса, аның әнисе дә тәүбәгә килеп, гомерен баласына багышлый. Гаиләнең тормышлары һәрьяклап җайлана. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга игътибарны юнәлтү, аларны тормышка яраклаштыру өчен ярдәм итү, аларга мәрхәмәтле караш булдыру – чыгышыбызның төп максаты иде. Аллага шөкер, бик матур гына башкарып чыктык. Тамашачының күз яшьләрен күреп, җылы алкышларын ишетеп, һәркем үз ролен ача алды дип бик сөендек”, - ди Каратун мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Насыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев