Каратуннан Фәнзия Нуруллина: Соклануым чиксез
Балаларда кечкенәдән иҗатка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли ул, аларны тынгысыз, актив булырга өнди. Сәләтле укучыларны күреп алып, үзенең киңәш-теләкләре белән һәркайсын төрле яклап үстерергә омтыла. Һәм боларның барысын да чын күңелдән, яратып башкара ул. Сүзем, Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук минем яраткан укытучым, Тимершина Сәвия Мәлик...
Балаларда кечкенәдән иҗатка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли ул, аларны тынгысыз, актив булырга өнди. Сәләтле укучыларны күреп алып, үзенең киңәш-теләкләре белән һәркайсын төрле яклап үстерергә омтыла. Һәм боларның барысын да чын күңелдән, яратып башкара ул.
Сүзем, Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук минем яраткан укытучым, Тимершина Сәвия Мәлик кызы турында. Аңа карата күңелдә бары тик соклану хисе генә туа. Көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, укучылары өчен вакытын кызганмый Сәвия Мәлик кызы. Һәр баланың холкына ияләшеп, аларны белем дәрьясында йөздерә, һәрберсен үз баласыдай якын күреп, нинди авырлык килсә дә аңлый белә, акыллы киңәш, яхшы тәрбия бирә. Үзе укыткан укучылары чын мәгънәдә Кеше исемен йөртә алса, укучылары белән чиксез горурлана. Мәктәпне тәмамлап киткәч тә гел хәлләребезне белешеп, киңәшләрен кызганмыйча, һәр уңышка сабыйларча сөенеп яши, кыенлыклар туган очракта һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер тора, укытучым.
Замана күзлегеннән чыгып караганда укытучы һөнәре җиңел түгел, ләкин Сәвия Мәлик кызы кебек үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә үзеңнен укучыларың янына килсәң, булган авырлыклар сизелми, хезмәтеңнән бары канәгатьләнү тойгысы һәм шатлык хисләре генә аласың. Шуңадыр да аның эшендә укучылары белән берлектә яулаган уңышлары да бик күп. Тырышлыгының нәтиҗәсе ярылып ята дисәм дә ялгыш булмас. Республика, район күләмендә уздырылучы бер генә бәйгедән дә читтә калмый алар, һәрдаим мәктәп, район данын яклап үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр һәм югары күрсәткечләргә ирешеп торалар.
Мәктәп елларында сыйныф җитәкчем, янәшәмдә һәрвакыт ярдәм итеп торучы шундый укытучым булганга мин бик бәхетлемен. Аның ярдәме белән күп нәрсәгә өйрәндем, аеруча да һөнәремне сайлаганда яраткан укытучымның йогынтысы зур булды. Газиз телемдә камил итеп сөйләшергә, язарга өйрәтүе нәтиҗәсендә шул юнәлештә киттем. Һәм бу юлны сайлап ялгышмадым дип ышанып әйтә алам.
Язмамны төгәлләп, Сәвия Мәлик кызының үткән хезмәт юлын тагын бер бәяләп, шундый нәтиҗәгә киләм: яратып башкарган эшеңнең сайлаган һөнәрең белән туры килүе бик зур бәхет икән! Киләчәктә дә зур уңышлар, тыңлаучан, белемле укучылар телим. Гел шундый олы йөрәкле, балаларның яраткан укытучысы булып калыгыз. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев