Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратуннан Габидиновлар гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Каратун җирлегендә үрнәк гаилә юлы узган парлар хөрмәтләнде.

(1 гыйнвар, "Апастово-информ").


Фәһим һәм Фәүзия Габидиновлар Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгының бүләкләрен кабул итте.

Фәһим абый белән Фәүзия апа моннан 50 ел элек, Чирмешән авыл Советында никахларын рәсмиләштергәннәр. Шул көннән бирле, гаилә йөген бергә тартып, Алтын туйларын каршы алдылар.
"Гаиләдә ике бала үскән. Фәһим абый белән Фәүзия апа озак еллар "Апас СМУ"да эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Хәзер дә бер-берсенә таяныч булып, оныклар сөеп, йорт мәшәкатьләре белән кайнап, бәхетле гомер итәләр",- ди Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев