Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратуннан Илдүс абый Фәсхиев “Челтәр Компаниясе” алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде

Дәрәҗәле бүләкне Атказанган тармак ветеранына “Челтәр Компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев шәхсән үзе тапшырды.

(23 декабрь, “Апастово-информ”).


Илдүс Фәсхиев озак еллар электр челтәрләре оешмасын җитәкләгән һәм районыбызның энергетика тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхес.
“Илшат Фәрдиев кулыннан мактаулы бүләк алуны - зур дәрәҗә итеп кабул иттем. Бик сөендем һәм горурлык хисләре кичердем. Хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен олы рәхмәт”, - дип хисләрен уртаклаша Илдүс абый.
Бүләкләү тантанасы Буа районында Энергетиклар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында узды. Шулай ук электр челтәрләре оешмасының өлкән мастеры Апастан Азат Абделвәлиев та “Челтәр Компаниясе”нең Мактаулы хезмәткәре” медаленә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев