Каратунның “Гөлчәчәк” бакчасы коллективы “Экояз” акциясенә кушылды
Районда санитар-экологик айлык дәвам итә.
(13 май, “Апастово-информ”).
“Гөлчәчәк” балалар бакчасы коллективы узган ел “Экояз” бәйгесендә катнашып җиңү яулаган иде. Быел да алар табигатьне чистарту, балаларны әйләнә-тирә белән таныштыру эшенә кушылдылар.
“Балалар кечкенәдән үк табигатьне яратырга өйрәнеп үсә. Алар үсемлекләр үсүен дә, яңгыр-кар явуын да күзәтә. Бакчада әлеге темага кичәләр дә еш уза”, - ди бакча мөдире Мөнирә Садриева.
Хезмәткәрләр җирлектә узган өмәләрдә дә актив катнаша. Алар агачларны аклау эшенә дә өлеш керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев