Каратунның мәдәният хезмәткәрләре “ЭкоЯз” акциясендә катнаша
Каратун мәдәният хезмәткәрләре тирә-юньне матурлау, яшелләү эшенә өлеш кертә.
(4 май, “Апастово-информ”).
Алар үсентеләрне дә үзләре үстерә. Бергәләп чәчәк орлыкларын чәчеп, тишелдерергә куйдылар.
“Орлыклар матур гына тишелеп, тәрәзә төпләребез яшеллеккә күмелде. Тиздән аларны мәдәният йорты каршындагы мәйданнарга күчерәбез”, - диләр кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев