Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратунның Сәфәр мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

Каратунның Сәфәр мәчете мәхәллә халкын берсеннән-берсе матур, аллы-гөлле чәчәкләр белән каршы алды. Бу көнне динебезне хәрмәт итүче, ураза тотучы мөселман кардәшләр ифтар мәҗлесенә җыелдылар. - Сәламәтлеге булган һәрбер кеше ураза тотарга тырыша бездә. Ел саен мәчетебездә ифтар, корбан ашлары уздырабыз. Бүгенге табын да мәхәллә халкы, мәчеттә гыйлем туплаучылар ярдәме белән...

Каратунның Сәфәр мәчете мәхәллә халкын берсеннән-берсе матур, аллы-гөлле чәчәкләр белән каршы алды. Бу көнне динебезне хәрмәт итүче, ураза тотучы мөселман кардәшләр ифтар мәҗлесенә җыелдылар.

- Сәламәтлеге булган һәрбер кеше ураза тотарга тырыша бездә. Ел саен мәчетебездә ифтар, корбан ашлары уздырабыз. Бүгенге табын да мәхәллә халкы, мәчеттә гыйлем туплаучылар ярдәме белән оештырылды. Әзерләүче хатын-кызларыбыз тәмле ашлар пешереп, мул табын кордылар. Тоткан уразалары, ниятләгән теләкләре кабул булсын. Барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Сәфәр мәчете мулласы Шәһит хәзрәт Гәзизов. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәрберсенең күңеленә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде. Күп еллардан бирле мәхәллә халкына дин гыйлемен иңдерүдә, динебезне үстерү өлкәсендә күп көч куйган Фатыйма абыстай Сираҗиевага Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Мәҗлескә шулай ук Апастан хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Наилә апа Сәлахова да килгән иде.

- Мәчетләре тыштан ук ямь биреп тора, ишек алдындагы чәчәкләре дә бик матур. Халык бердәм булып сый-нигъмәт тулы табын да әзерләгәннәр. Яшьләрнең дә күп булуы сөендерә. Кылган изге гамәлләрен Ходай кабул итсен, - диде Наилә апа. Ифтар мәҗлесендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук районда һәр өлкәдә барган эшләр белән таныштырды.

- Соңгы елларда ураза тотучы, динебезне якын итүче яшьләребез арта. Шуңа да чын күңелдән шатланабыз. Халкыбыз, милләтләр арасында начар мөнәсәбәтләр булмасын, дуслык-татулык булсын дигән теләктә калам, - диде ул. Мәҗлестә күңелләргә үтеп керерлек итеп Коръән сурәләре укылды, изге Азан тавышы еракларга яңгырады.

Рамазан аеның унсигезенче көнендә Каратун җирлегендә ифтар мәҗлесе уздырылды. Биредә Каратун, Морзалар, Заготзерно, Свияжный бистәседә яшәүче дин кардәшләребез катнашты.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев