Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунның чал тарихы тимер юлдан башлана. Поезд тавышын ишеткәч күңелләр канатлана.

Әйе, тарихы тимер юл белән бәйле Каратун 80 еллыгын зурлап бәйрәм итте. Мәктәп янындагы мәйдан бик матур итеп бизәлгән, сату рәтләре эшләде. Кунакларны тәмле коймак, кайнар чәй каршы алды.

Җирлектә эшләп килүче мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, шәфкать туташлары, ветераннары, гомумән барысы бердәм булып тирән эчтәлекле театрәлләшкән тамаша белән чыгыш ясадылар.
Ике землянкадан башланган Каратунда күп төрле оешмалар барлыкка килгән һәм Апас районы үсешенә зур йогынты ясаганнар. Тамашаны караучы абый-апалар да үзләренең яшьлек елларын искә алдылар.
– Без яшь көчләр булып Каратунга килеп төпләндек, биредә хезмәт юлын башлап җибәрдек, гаилә кордык. Каратунның 80 еллыгын бәйрәм итәргә дә килдек. Хезмәттәшләрнең күбесе инде безнең арабызда да юк. Киләчәктә дә хезмәт коллективлары югалтмыйча, гөрләп торсын дигән теләктә калам, - диде Рөстәм абый Гафаров.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
– Хөрмәтле Апас халкы, якташларыбыз! Каратун тарихының тимер юл белән бәйле булуы бик зур әһәмияткә ия. Чөнки ул Бөек Ватан сугышы елларында илне саклау өчен төзелгән юл. Районыбызның икътисады үсешендә Каратун беренче урын алып тора. Шулай ук биредә төрле оешмаларда хезмәт итеп Апасыбыз үсешенә зур өлеш керткән өлкәннәребез утыра. Каратунда киләчәктә дә зур үсеш көтелә. Сөт комбинаты икенче сулыш ала. Шушы бәйрәмне оештыруда катнашкан һәрбер хезмәткәргә һәм дә якташларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм, - диде ул. Бәйрәмне оештыруда катнашкан иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев барлык халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.
– Кадерле кунаклар, авылдашлар! Менә бүген шундый матур көндә Каратуныбыз көнен бәйрәм итәргә җыелдык. 1942 елда землянкалардан башланган Каратун бик күп эшләре, хөрмәткә лаек кешеләре белән дан тота. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк! Ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез нык булсын!, - диде ул. Каратун тормышында кайнап, һәрбер башлангычта актив булган абый-апаларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм кызганнан кыза барды. Өлкәннәр һәм балалар өчен уеннар оештырылган иде. Әтәчне эләктерер өчен генә дә күп йөгерергә туры килде. Шулай ук батыр егетләр келәмдә бил алышты. Балалар арасында баш батыр Инсаф Гыймадиев калды. Аңа бүләк ителгән тәкә үзеннән бик күпкә зур иде. – Улым спортны бик ярата. Бокстан гел беренчелекне алып кайта. Көрәш белән шөгыльләнергә бер ел йөрде. Бүгенге көрәштә батыр калды. Рәхмәт оештыручыларга, - диде батырның әтисе Зөлфәт Гыймадиев. Олылар арасында беренчелекне Раил Фәсхетдинов алды.
Каратун, Апас мәдәният йорты үзешчәннәре, эстрада йолдызлары матур чыгышлары белән халыкны ял иттерде. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев