Карбыз, кавын бәйгесе игълан итәбез!
Җәйнең иң тәмле чоры – карбыз, кавын өлгергән чоры.
(24 август, “Апастово-информ”).
Элек карбыз дигәннәрен җәй җитүгә кибеттән генә сатып ала идек. Хәзер инде барыбыз да бу татлы җиләкне үз бакчаларыбызда үстерергә өйрәндек. Районыбызда да карбыз, кавын үстерергә яратучылар күп икән бит. Шул максаттан сайтыбызда татлы, сусыл карбыз-кавынны мулдан үстерүчеләр арасында бәйге игълан итәргә булдык.
Бәйгедә катнашу өчен ВКонтакте һәм Инстаграм битләрендәге шәхси хәбәргә фотоларыгызны һәм исем фамилияләрегезне җибәрергә кирәк. Аннары шушында ук сораштыру нәтиҗәсендә җиңүчеләрне билгелибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев