Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Карт кыз дигәннәрен яратмыйм»

Табигать тарафыннан хатын-кызга бирелгән миссияләрне (ир хатыны, әни булу) үтәмәүдән бер генә комплексым да юк.

Рания, 43 яшь:

Гомер шундый тиз үтә икән. 43 яшемә җитеп, ничек ялгыз, баласыз калганымны да сизмәдем. Кияүгә чыгарга теләмәдем, балалар белән дә ничектер барып чыкмады. Әни буласы килү теләге көчле булмагандыр, бала тапсам да, кияүгә чыгып, яраткан кешемнән табасым килде. Минем даирәдә балалы дусларым күп, шуңа күрә бала-чага белән аралашу җитмәде дип әйтә алмыйм. Мине берәрсе карт кыз дип әйтеп кенә карасын! Әле минем әти белән әни һаман да палаткалар корып тауларда йөри, мине дә үзләре белән алып чыгып китәләр. Хәтта үземне күпмедер дәрәҗәдә бала кебек хис итәм. Дус кызларым миннән 10-15 яшькә кечерәк. Иртәнгә кадәр төнге клубларда биибез. Ир-атлар белән мөнәсәбәтләрем юк.

Әмма мин газапланып ятмыйм.  Әллә минем таләпләрем бик югары шунда, әллә бездә дөрестән дә чын ир-атлар юк. Берсе дә күңелдә дәрт уятмый. Секс булмаганнан да артык интекмим. Вакытым юк минем: эш, тренировкалар, дуслар белән аралашу, яңа проектлар... Өйгә кунарга гына кайтам. Мондый тормыш ритмы белән тын алырга да вакыт юк. 60 яшькә җиткәндә ялгызлыгымнан акылдан шашмасам ярый дип уйлыйм һәм шунда ук үземә: «Тукта! Нинди ялгызлык? Тирә-ягыңда сине  яраткан күпме кеше бар. Дусларым балаларын еш кына минем белән калдыра. Бөтен бәйрәмнәр бала-чага белән уза. Әле 60 яшьтә дөнья гизәргә уйлыйм. Ә бәлки нәкъ менә 43 яшьтә насыйбымны очратырмын, бала да табармын...» – дип әйтәм.

Табигать тарафыннан хатын-кызга бирелгән миссияләрне (ир хатыны, әни булу) үтәмәүдән бер генә комплексым да юк. Үземнең яшем дә ошый миңа: тилелек, иләслек әзрәк, ә мөмкинлекләр һәм акыл күбрәк. Чит илләрдә яшәүче дус кызларым әле кияүгә чыгарга җыена гына. Балалар белән авыррак булыр инде аларга. Бала табу, бала карау - җаваплылык бит. Әмма моңа омтылырга кирәк дип уйлыйм. Һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Карт кыз дигән сүзне яратмыйм. Әлбәттә, мин саф кыз түгел инде, ир-атларны да яратам. Әмма үземнекен, үз насыйбымны очратырга телим. Алла боерса, андый ир-ат табылса, бала да табармын. Ә әлегә миңа бик рәхәт! 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/irem-balalarym-yuk-ham-min-baxetle-5852912

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев