Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Картаямыни соң йөрәк?“

- Гомер үткәне сизелми дә калды, ничә генә яшьтә булсаң да йөрәк бер дә картаймый икән", - дип каршы алды безне Каратун бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйрулла абый Шәвәлиев. Тормыш иптәше Дилшат апа белән аларның парлы гомер итеп бер сулышта, бер уртак омтылыш белән яшәүләренә бу көннәрдә 60...

- Гомер үткәне сизелми дә калды, ничә генә яшьтә булсаң да йөрәк бер дә картаймый икән", - дип каршы алды безне Каратун бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйрулла абый Шәвәлиев. Тормыш иптәше Дилшат апа белән аларның парлы гомер итеп бер сулышта, бер уртак омтылыш белән яшәүләренә бу көннәрдә 60 ел булды. Шәвәлиевлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Хәйрулла абый белән Дилшат дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улларын яшьли югалталар алар. Бүген онык-оныкчыклары шатлыкларына сөенеп яшиләр.

- Олыгайгач күп вакыт үткәннәрне искә төшереп, хәтер йомгагын сүтәсең. Алты дистә ел вакыт эчендә төрле вакыт булгандыр. Хәйрулла белән аңлашып яшәдек, шөкер балаларыбыз да тәртипле булдылар. Тату, тигез тормышыбызның нигезе сабырлыкта, бер-береңне санлап, хөрмәт итеп яшәүдә инде ул, - ди Дилшат апа.

Бу бәхетле парларны бриллиант туйлары белән тәбрикләргә район хакимияте вәкиле Әлфәт Ялчибаев, Каратун ветераннар Советыннан Сания Салахуллина һәм Каратун авыл җирлеге башлыгы Ринат Бикчурин да килгәннәр иде. Сания апа үзе иҗат иткән шигырен укыды, өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен сорашты.

Ринат Бикчурин һәм Әлфәт Ялчибаев Шәвәлиевларга бриллиант туйлары белән котлап чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

- Хәйрулла абый безнең җирлектәге бердәнбер сугыш ветераны. Яшь буын белән очрашуларда да еш була, сугыш еллары, тормыш юллары турында сөйли ул. Һәр өлкән кешебезнең тормыш юлы үзе бер тарих бит, - диде Ринат Бикчурин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев