Картлар йортларында тәрбияләнүче өлкән райондашларга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды
Районда өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә.
(3 октябрь,”Апастово-информ”).
Өлкәннәр декадасы кысаларында гомер көзләрен картлар йортларында үткәрүче барлыгы 22 өлкән райондашыбызга туган якның җылы сәламнәре белән бергә район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм күчтәнәчләре һәм ихлас тәбрикләү сүзләре ирештерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Елена Закирова Тәтеш һәм Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәр белән очраштылар. Биредә тәрбияләнүче райондашларның хәлләрен сорашып, яшәү шартлары белән кызыксындылар.
“Сезне иң назлы бәйрәм белән котлыйбыз. Район җитәкчелеге сезне онытмый, һәрвакыт хөрмәт итеп яши. Киләчәктә тә язмыш сынауларын сабыр гына үтеп, күңел күтәренкеле белән яшәргә язсын”, - дип изге теләкләрен юллады Гөлүсә Галәммова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев