Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каурыйлы туп ерак оча

Мәктәп Спартакиадасы спорт төрләренә бадминтон ярышы чагыштырмача күптән түгел генә кертелде әле. Районда Биеш мәктәбендә аның өчен ябык корт-мәйданчык җиһазлары бар. Шуңа да бу спорт төре буенча укучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре арасында район беренчелеге шушы мәктәп спорт залында үткәрелде. Укытучылар арасында командалар беренчелегендә Биеш, Апас һәм Йомралы мәктәпләре вәкилләре призлы...

Мәктәп Спартакиадасы спорт төрләренә бадминтон ярышы чагыштырмача күптән түгел генә кертелде әле. Районда Биеш мәктәбендә аның өчен ябык корт-мәйданчык җиһазлары бар. Шуңа да бу спорт төре буенча укучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре арасында район беренчелеге шушы мәктәп спорт залында үткәрелде. Укытучылар арасында командалар беренчелегендә Биеш, Апас һәм Йомралы мәктәпләре вәкилләре призлы урыннар яуладылар. Шәхси беренчелектә хатын-кызлар арасында Апас мәктәбе физкультура укытучысы Мәдинә Зыятдинова, Дәвеш мәктәбеннән Ләйсән Галәветдинова һәм Биештән Илсөяр Курамшина җиңде. Ир-атлар арасында Йомралы мәктәбе вәкиле Нияз Җиһанов, Биештән Рамил Мөхетдинов һәм Каратун мәктәбе укытучысы Зөфәр Нигъмәтҗановка тиңнәр табылмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев