Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит

12 мартта башланган "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе 23 мартта тәмамлана.

Районның хокук сакчылары да әлеге акция кысаларында эш шартларын, профилактика чараларын көчәйтте. 
Һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, наркотиклар таратучылар, кулланучылар, сату итү фактларын хәбәр итә ала. Шулай ук "Ышаныч телефоны" аша наркотикларга бәйлелек булган кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү буенча сорауларга да мәгълүматлар алырга мөмкин. Һәр шалтырату игътибар үзәгендә булачак. 
Замана бозыклыгы, ак үлемгә таралырга ирек куймыйк, белгән, күргән һәр хәбәрне тиешле органнарга җиткерик! Якыннарыбызны, балаларыбызны саклыйк, яклыйк! 
Сорау һәм хәбәрләр 02, 8(84376) 21-5-75 – район эчке эшләр бүлеге, 8(84376) 21-6-76 район прокуратурасы телефон номеры аша кабул ителә. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев